Салымнарны өченче затлар өчен түләргә мөмкин

2021 елның 19 ноябре, җомга

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар — ир яки хатын, әти яки әни, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пенялар һәм алар буенча штрафлар түләргә була. Моннан тыш, агымдагы чор өчен дә, узган еллар өчен дә салымнар буенча бурычларны түләргә мөмкин.

 

Исегезгә төшерәбез, өченче зат өчен салым түләү 30.11.2016 ел, № 401-ФЗ Федераль закон белән башка затларга рөхсәт ителде, ул Россия Федерациясе Салым кодексының 45 статьясы нигезләмәләренә үзгәрешләр кертте. Юридик затлар шулай ук үз счетларыннан башка оешмалар өчен салым күчерә алалар, ә җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли алалар. Шулай ук түләүченең «үз» салымнарын түләргә карар иткән сәбәпләре дә мөһим түгел.

 

Өченче зат өчен салым түләү тәртибе үзе өчен салым күчергәндәге кебек үк. Моны теләсә нинди уңайлы ысул белән — кулдагы, банк картасы яки исәп-хисап счеты белән эшләргә була.

 

Өченче зат өчен салым түләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең «Салымнар һәм пошлиналар түләү» электрон сервисыннан файдаланырга мөмкин. «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен аерым бүлекләр бар, әлеге сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган һәм үз салым йөкләмәләреңне төгәл тутырырга һәм үз вакытында үтәргә генә түгел, башка физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә салымнарны яки иминият взносларын түләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International