"Авыл җирлегендә иң яхшы мәдәният учреждениесе" Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, Димтамак һәм Иске Каразирек авыл мәдәният йортлары җиңү яулады һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.
"Авыл җирлегендә иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре" номинациясендә Иске Каразирек мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сарайкина Гөлмира Расих кызы җиңү яулады һәм лаеклы рәвештә 50 мең сум акча алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.