Һәр әни өчен тормышта табиб-педиатр иң кирәкле кеше булып тора. Нәкъ менә ул бала авырганда тормышның иң куркыныч мизгелләрендә ярдәмгә килә. Балалар табибы сабыйның туганнан бирле үсешен күзәтә. Баланың киләчәктә табибларны ничек кабул итәчәге аңа турыдан-туры бәйле. Яхшы педиатрның бурычы – бала аның сәламәтлеген тикшерүдән дә, хәтта прививкадан да курыкмасын өчен кабул итүне оештыру. Участок табиблары барлык балаларны үз территорияләрендә беләләр һәм хәтерлиләр. Күп кенә әниләр өчен педиатрлар - баланы карау һәм сәламәтлеген кайгырту мәсьәләләрендә ярдәмчеләр.
Шулай итеп, кечкенә кешенең тормышы балалар табибы эше белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа да балалар бәйрәменең дә педиатрларныңның һөнәри бәйрәме - 20 ноябрьдә билгеләп үтелүе гаҗәп түгел. Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Педиатрларны котларга онытмагыз.
Хөрмәтле Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатрлары!
Сезгә эшегездә күрсәткән сабырлыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, хезмәтегез һәм игелеклегегез өчен күбрәк бәхетле һәм сәламәт балалар телим!
Ютазы муниципаль районы башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин