Җыелышта мәгариф бүлеге начальнигы С. А. Абрамов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасарлары һәм методистлары, район ата-аналар комитеты рәисе Г. Р. Сәламова, психологик-педагогик хезмәт җитәкчесе З. Т. Лотфуллина катнашты.
Шулай ук белем бирү һәм тәрбия, өстәмә белем бирү сыйфаты мәсьәләләре каралды, ата-аналарның проблемалары һәм теләкләре әйтелде.
Хөрмәтле ата-аналар, сез һәрвакыт үзегезне кызыксындырган сораулар буенча 27100 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, utaz_roo@mail.ru электрон почтасына язарга мөмкин, яисә безнең рәсми берләшмәләргә мөрәҗәгать итәргә була.
Һәр мәктәп - ул балалар, ата-аналар һәм укытучылар мәнфәгатьләре тәңгәл килгән дөнья. Без барыбыз да теләсә кайсы мәгариф учреждениесендә балага уңайлы һәм имин булсын өчен барысын да эшләргә тиеш.
https://vk.com/public133612977