Бүген хезмәт ветеранын котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов килделәр. Җылы теләкләр, бүләкләр, балалык еллары һәм хезмәт чоры турында хатирәләр - болар барысы да безнең юбилярны лаеклы хөрмәт казанган кеше буларак тасвирлый. Аның янәшәсендә - биш улы, ул аларга үз вакытында очар канатлар куйган биш бөркет. Тәм-томлы чәй өстәле артында кунаклар хатирәләргә бирелде, матур әңгәмә корды.