Моңа кадәр максималь сумма 3000 сумнан артмаган иде. 14-22 яшьлек кешеләр генә “Пушкин карталары” хуҗалары була ала. Алар буенча мәдәни чараларга билетларны «Госуслуги.Культура» кушымтасы аша сатып алырга мөмкин.
Картаны алу өчен «Госуслуги.Культура» кушымтасында теркәлергә кирәк. Шулай ук картаның пластик аналогына “Почта Банк”тан заказ бирергә мөмкин. Искәртеп узабыз, картадан акча алып булмый. Аларга программа кысаларында мәдәни чараларга билетлар сатып алырга гына мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Пушкин картасы» проектында ТРның 80 мәдәният учреждениесе катнаша.
http://yutazy.ru/