Олимпиаданы үткәрү мәйданчыклары итеп районның гомуми белем бирү учреждениеләре, аерым алганда , Урыссуның 2 санлы мәктәбе, Иске Урыссу, Бәйрәкә, Кәрәкәшле, Ютазы, Каразирек, Әбсәләм мәктәпләре сайланды.
Анда укучылар ике яшь категориясендә катнашты: 10 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм 13 яшьтән 16 яшькә кадәр. Биремнәрдә "Россия символлары. Космик казанышлар” дип аталган Бөтенроссия җиңүчеләренең сораулары иде. Анда тугыз тест биреме һәм җентекле җавап бирүне таләп иткән бер бирем. 10-12 яшьлекләр арасында район этабында җиңүче дип Ютазы урта мәктәбе укучысы Вәлиуллина Айгөл Мансур кызы табылды, 13-16 яшьлекләр арасында - Иске Урыссу урта мәктәбе укучысы Искәндәров Айнур Рөстәм улы .
Һәр катнашучы Олимпиадада катнашучы сертификаты, Бөтенроссия этабында җиңүчеләр - дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.