Ютазылылар Шаран җирлегендә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Узган җомгада Ютазы районының Әбсәләм авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” халык фольклор ансамбле һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма рәисе Лилия Гәрәева Башкортстан Республикасының Шаран районы Шаран авылында “Җырлап яшик” дип исемләнгән татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау гала-концертында катнаштылар.

Кунак ашы кара каршы, дигән әйтем бар татар халкында. Агымдагы елның май аенда бер төркем Шаран районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм Бөтендөнья татар конгрессының Шаран районындагы рәисе Зәбир Сәләхов белән берлектә районыбызның Кече Урыссу авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара киңәшмәдә катнашып, тәҗрибә уртаклашып киткәннәр иде. Һәм менә ниһаять, үзебезгә дә Шаран җирлегендә кунак булырга язды.  

Ютазы районының “Сердәш” ансамбле бәйрәмгә үзләренең иң матур җырларын алып бардылар. Башкорт халкының яраткан уен коралларының берсе булган кубызда уйнап татар халык җыры “Күк-күк” һәм шаян татар халык җыры “Төмән такмаклары” җырын җирле халык алкышлап каршы алдылар. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның Шаран җирлегеннән булуы һәм әлеге гала- концертта катнашуы чарага тагы да бәйрәм төсмере өстәде. Концерт тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Соңрак очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Анда да очрашу кунакларның кара-каршы җырлашып, күңелле итеп аралашып, алдагы планнар белән уртаклашып узды. Озак вакытлы нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Башкортстан Республикасының Шаран районы муниципаль районында татар мәдәнияте айлыгын ябуга багышланган чарада катнашканнары өчен “Сердәш” халык вокал ансамбле Шаран районы мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Халык яши, әгәр аның милли мәдәнияте, теле, сәнгате, милли гореф-гадәтләре, легендалары һәм рухилыгы яшәсә. Чыннан да алдагы елларда да шулай аралашып яшәргә язсын. Ике милләт арасындагы дуслык югалмасын иде.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, битлекләр һәм антисептиклар кулланып, QK-кодлар булганнар өчен генә узды.       

 

Лилия Гәрәева, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International