2021 елның 4 октябрендә Орловлар-Гайсиннар гаиләсендә куанычлы вакыйга-ике чибәр кыз Сафия һәм Әминә туган. Алар гаиләдә дүртенче һәм бишенче сабыйлар! Күп балалы гаиләне район башлыгы Аяз Шафигуллин, районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев һәм Баулы һәм яютазы районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге фонды директоры Разида Ильсур кызы тәбрикләделәр.