Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның 22 ноябрендә иртән Урыссу-Октябрьский автоюлының 3 нче километры буенча рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, РФ ЭЭМ эзләү базалары буенча гражданнарны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 87 автомашина тикшерелде, 6 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, аларның 1се - алгы як тәрәзәләренә үтә күренмәлелеген начарайта торган япма (тонировка) куелган транспорт чарасы белән идарә итү. Хокукка каршы гамәлләрне туктату турында Таләп җиткерелде. Дәүләт теркәү билгеләрен укып булмый торган транспорт чарасы белән идарә итүнең 3 очрагы ачыкланды, бу РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең «Төп Нигезләмәләре"нең 2 нче пунктын бозу булып тора.