"Сәйяр" - балалар яшүсмерләр коллективлары фестивале, нәтиҗәләр

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән, иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларда татар халкының рухи мирасына карата кызыксыну уяту максатыннан, Республика балалар театрлары фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Барлыгы 11 белем бирү оешмасы катнашты. ЮМР Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы, «Ак калфак» МБ рәисе Әминова З.Җ., ЮМР Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы, БТК җирле бүлеге рәисе Гәрәева Л. Җ., ЮМР “Мәгариф бүлеге” МКУ милли

белем бирү буенча методисты Хәбибуллина С.Р. составындагы жюри Конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләде.

 

Видеоэшләрне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.

 

1-4 сыйныфлар номинациясе

 

Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе https://disk.yandex.ru/i/hAp_ySiBGwuGtQ

 

"1 нче Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ https://cloud.mail.ru/public/N5aP/ewDCfyWky

 

5-8 сыйныфлар номинациясе

 

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе https://cloud.mail.ru/public/uxPW/TRx5ZrnNT

 

Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбе https://cloud.mail.ru/public/DGYb/wnW6XGDzx

 

9-11 сыйныфлар номинациясе

 

"Галим Вилданов исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ https://cloud.mail.ru/public/Xi17/heSgcP5rf

 

Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе https://disk.yandex.ru/i/IMDGUGR0YW5nBw

 

Туган телне саклау хәзерге дөньяда актуаль. Һәр халык үз тамырларын, чыганакларын саклап калырга омтыла. Һәм балаларны театр сәнгатенә җәлеп итеп, без туган телебезнең гүзәллеген ишетергә, аңларга, татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International