Дүртенче ел Халыкара «Җәлил укулары» конкурсы уза

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Дүртенче ел «Җәлил укулары» (“Джалиловские чтения”) Халыкара конкурсы уза. Укучыларның иҗади потенциалын үстерү, талантлы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны иҗади эшчәнлеккә тарту максатыннан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында «Җәлил укулары» халыкара конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста төрле номинацияләрдә белем бирү оешмаларыннан 129 мәктәп укучысы катнашты. Җиңүчеләрнең иң яхшы видео эшләре конкурсның зона этабында катнашу өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International