Үзәк китапханә хезмәткәрләре В. И. Дальның 220 еллыгына багышланган «Владимир Даль бүләге» дип аталган лингвистик уен үткәрделәр

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5«Б» сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре В.И. Дальның 220 еллыгына багышланган «Владимир Даль бүләге» дигән лингвистик уен үткәрделәр.

 

Очрашу барышында балалар сүзлек төзүченең тормышы һәм иҗаты турында белделәр, шулай ук биш биремнән торган уенда катнаштылар: «Сүзләре югалган мәкальне җый», «Рус сүзен эзлә», «Табышмакны тап», «Барлык тизәйткечләрне дә тиз әйтеп бетереп булмый» һәм «Охшашлыкны тап». Конкурс программасы вакытында балалар таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңладылар һәм аңлатмалы сүзлек ярдәмендә үз версияләрен тикшерделәр. Һәр биремгә билгеле бер вакыт бирелде. Һәр сорауга җавап бирү өчен катнашучыларга мантыйк, эрудиция, зирәклек, интуиция һәм командада эшли белү таләп ителде. Малайлар һәм кызлар тәкъдим ителгән биремнәрне бик теләп башкардылар, ә соңыннан татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International