Тәртип бозган өчен штраф каралган

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Май аенда торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен алты кеше административ җавапка тартылды. Район башкарма комитетының административ комиссиясе мәгълүматлары буенча, районда яшәүчеләр барыннан да ешрак тиешле рөхсәттән башка төзелеш материаллары урнаштырганнар һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда транспорт чаралары юганнар. Кагыйдә бозучыларга барлыгы 12 мең сум күләмендә штраф салынган, тугыз кисәтү ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International