Урыссу район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 2021 елның ун аенда районда коронавирус инфекциясе белән 786 кеше авырган.
Шул исәптән 344 кеше стационарда дәваланган, шуларның 46сы вафат булган, шул исәптән өчесе – эшкә сәләтлелек яшендә. Авыручылар арасында 418 пациент – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда коронавируска каршы вакцинация 20 ноктада оештырылган. Бүгенге көндә 14 710 кешегә вакцина ясалган.
2022 нче ел якынлаша. XXI гасыр афәтенә яңа елга керергә рөхсәт итмик, ул безне җиңгәнче, аңа вакцина белән сугыйк!
http://yutazy.ru/