Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Instagram да үзенең шәхси аккаунтында район халкының сорауларына җавап бирә.
- Ни өчен бала тудыру йорты эшләми?
- Бала тудыру йорты штат режимында эшли: бала табу залы, бала табудан соң палаталар, йөкле хатыннар өчен гинекология койкалары һәм койкалар бар. 2017 елда йөкле хатыннарны маршрутлаштыру эшләнде. Ягъни, уртача һәм югары куркыныч дәрәҗәсе булган тудырулар районга беркетелгән Бөгелмә шәһәрендәге бала тудыру йортында кабул ителә. Риск дәрәҗәләре югары булмаган авырлылар балаларын безнең районның бала тудыру йортында таба. Башкача әйткәндә, булачак ананың, әйтик, шикәр диабеты, югары артериаль кан басымы һәм башка хроник авырулары булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, тайпылышлары булган хатын-кызлар елдан-ел арта бара.
- Районга, кешеләр компьютер томографиясе (КТ) процедурасын башка шәһәрләргә барып узмасын өчен, бу аппаратны сатып алып булмыймы?
- КТ аппаратына килгәндә, бу мәсьәләне мин ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршында видео режимында узган атналык киңәшмәләрнең берсендә күтәрдем. Премьер-министр, үз чиратында, республиканың сәламәтлек саклау министрына әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә кушты. Ул Федераль программага кертеләчәк, аның кысаларында 2022 елда компьютер томографиясе Ютазы районында эшли башлар дип өметләнәбез.
- Яшь белгечләр районга кайтсын өчен район җитәкчелеге тарафыннан нәрсә эшләнә? Урыссуда хезмәт хакы яхшы булган яңа эш урыннары кайчан ачылачак?
- Вакантлы урыннар Урыссу сәнәгать мәйданчыгы территориясендә эшләп килүче «РегионЭлектро» предприятиесендә бар. Моннан тыш, безнең база предприятиеләре – «Электросоединитель», «Волма-Әбсәләм», АКСКиМ предприятиеләре дә кадрларга кытлык кичерә. Март аенда элеккеге ГРЭС мәйданчыгында «БАСЭТ» фәнни-җитештерү предприятиесе эшли башлаячак. Башта ул 50 эш урынына исәпләнгән производство булачак. Киләчәктә, предприятие тулы куәтенә эшли башлагач, җитештерүне киңәйтү һәм 225 кешене эш белән тәэмин итү планлаштырыла.
- Анализлар алу буенча үз лабораториябез кайчан эшли башлаячак? Кешеләргә шул ук Октябрьскийга бару катлаулы…
Исегезгә төшерәбез, Кояшлы микрорайонында процедура кабинеты эшли, анда анализлар алына. Аның эш сәгатьләре: дүшәмбедән җомгага кадәр – 7.30 дан 14.00 гә кадәр (төшке тәнәфес – 11.30 дан 12.00 гә кадәр), шимбә-8.00 дән 12.00 гә кадәр. Белешмәләр өчен телефон – 8-9872929078.
- Гамәлдә булмаган тимер юл кичүләреннән "СТОП" тамгасын алып булмый мени – анда барыбер поездлар күптән йөрми бит инде?
- Юл хәрәкәтен оештыру проекты нигезендә, җайга салынмый торган барлык тимер юл кичүләре тиешле юл билгеләре белән җиһазландырылырга тиеш. Билге тора икән, димәк, аны алырга ярамый.
- Хуҗасыз этләр белән мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк?
- Йортсыз этләрне тоту, стерильләштерү һәм кире кайтару соравын хәл итү буенча район муниципалитеты белән торгларда катнашкан бердәнбер компания белән килешү төзелде. Ул Бөгелмәдә урнашкан. Гамәлдәге закон кысаларында этләрне ату тыела. 2021 елның ун аенда әлеге компания 45 этне аулады, алар тиешле процедуралардан соң кире кайтарылды. Бүгенге көндә килешүдә каралган сумма 240 мең сум сарыф ителде. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итү өчен өстәмә акча эзләнә. Проблема килеп туган очракта турыдан-туры район башкарма комитетына шалтыратырга мөмкин.
- Районда сөт җыю буенча тотрыклы эшләп килүче предприятие ачу зарурлыгы бар.
- Районда Лениногорскидан шундый предприятие бар инде. Кызганычка каршы, аның финанс хәле бүген иң яхшылардан түгел. Бүгенге көндә Яр Чаллының «Закамье» ҖЧҖ белән сөйләшүләр алып барыла. Урыссу сәнәгать мәйданчыгы территориясендә булачак сөт кабул итү пункты өчен бинаны төзекләндерү эшләре бара. Әлеге мәйданчыкта өч, биш һәм ун тонна сыйдырышлы өч суыткыч танк урнаштыру планлаштырыла. Җәмгыять район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сөт җыя башлады инде. Якын киләчәктә халыктан – шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыя башлаячакбыз. Әлеге мәйданчык базасында кооператив төзү планлаштырыла. Ягъни, һәр фермер аның әгъзасы була ала. Бу нәрсә бирәчәк? Республиканың акчалата ярдәм итүен: тапшырылган һәр литр сөткә 4 сум субсидия каралган. Кыскасы, бу мәсьәлә этаплап хәл ителәчәк. Декабрь башына ремонт эшләрен төгәлләргә, язга технологик линияләрне эшләргә һәм, димәк, «Закамье» Урыссу сәнәгать мәйданчыгы резиденты сыйфатында җитештерүне башлап җибәрәчәк. Җәмгыятьнең планнарында -сыр җитештерү дә – димәк, тагын яңа эш урыннары барлыкка киләчәк һәм бу бик мөһим, чималның - сөтнең сатып алу бәясе дә артачак.
- Бакча участокларын су белән тәэмин итүне торгызу мөмкин түгелме?
- Җәмәгать бакчаларына суны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча җибәрергә мөмкин. Анысы да, әгәр бакчачылык җәмгыяте юридик зат буларак теркәлгән очракта гына.
- Комсомол урамындагы 28-нче номерлы күп фатирлы йорт кайчан сүтеләчәк?
- Комиссия тикшерүе белән әлеге йорт авария хәлендә дип табылмады, шуңа күрә ул сүтелергә тиеш түгел.
- Урыссу станциясе районына игътибар итегез - кибет һәм даруханә кирәк.
- Без бөтен район үзәген җәяүләп тә, автомобильдә дә карап чыктык. 2022 елда үзәктән бераз чигенергә, поселок чите белән шөгыльләнергә планлаштырабыз. Станциядәге кибеткә килгәндә, әйе, берсе ябылды. Гамәлдәге «Алсу» кибете хуҗасы без игътибар юнәлткән сорауларны логик төгәллеккә җиткерергә тиеш. Биредә элементар тәртип урнаштырырга кирәк - кибетнең тышкы күренеше матур түгел. Ассортиментка һәм бәяләргә килгәндә, алар кулай. Мәсьәлә контрольдә.
Даруханәгә килгәндә, без Россия тимер юллары җитәкчелеге белән тимер юл вокзалы бинасында медпункт ачу турында сөйләшүләр алып барабыз. Моннан тыш, Россия тимер юллары өлешләп түләве катнашында тимер юл вокзалы территориясен төзекләндерү планлаштырыла.
Роза Әхмәдиева
http://yutazy.ru/