Җәмгыятебезнең горурлыгы һәм бизәге

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Күп балалылык - оят һәм хәерчелек билгесе түгел, күп балалы булу - ул зур шатлык, сәламәт балалар үсә торган бәхетле гаилә.

 

Телефоннан шалтыраталар:

 

- Света апа, исәнме, матурым! Минем сиңа йомышым бар иде! Миңа монда конкурста катнашырга тәкъдим иттеләр, мин риза булдым, тик синең ярдәмеңнән башка берничек тә мөмкин түгел! Ярдәм итәрсеңме?

 

- Әлбәттә! – дип ризалык белдерәм мин.

 

Мин бу гаҗәеп гаилә, үзем аны туганнан бирле белгән гаилә белән аралашырга яратам. Монда мине нәрсә җәлеп итә соң?! Беренчедән, мине һәрвакыт алардан таралган мәхәббәт, игелеклелек, хисләр эчкерсезлеге үзенә тарта... Аларны син кайчан гына очратма, якты һәм шатлыклы, позитив идеяләр белән тулы һәм бөтен дөнья белән бәхетләрен уртаклашырга теләгән кешеләр. Урыссу поселогында Ирина Абрамованы күпләр белә. Аның белән шәхси таныш булмаган очракта, мастер-классларда, иҗади кичәләрдә күргәннәре бардыр, анда ул өлкәннәр һәм балалар белән үз осталыгын уртаклаша. Аның җиңел кулы белән бистәдә күпләр батик техникасы, күннән һәм балчыктан эшләнмәләр, интерьер курчаклары тегү белән мавыга.

 

Ирина өстәл әзерли, табынга тәм-томнар китерә, кызлары әнисенә булыша: салатка яшелчәләр турый, савыт-саба әзерли. Аның кызлары - һәр эштә алыштыргысыз ярдәмчеләр. Ул бәхетле, чөнки алар күбәү һәм алар барысын да бергәләп эшлиләр. Бергәләп төшке аш әзерлиләр, сырлар һәм төрле сөт продуктлары ясыйлар, хуш исле өй күмәче һәм тәмле тортлар пешерәләр һәм ясыйлар. Ирина яңа эшләргә өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый, язгы пандемия вакытында тортлар пешерү буенча онлайн-курсларда укыган, хәзер икмәк пешерүче һөнәрен үзләштерә. Интернет аша сырлар ясарга өйрәнгән, сабын ясау серләрен үзләштергән. Моның өчен җәй көне алар гаиләләре белән төрле үләннәр җыйганнар.

 

- Балалар - минем төп бүләгем! - ди Ирина. - Алар аркасында минем  тормышым якты һәм кызыклы вакыйгаларга бай.

 

Ә Иринаның кызлары чыннан да искиткеч. Өлкән кызы Анна исемле, аңа сигез яшь, кроссвордлар чишәргә ярата, «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамблендә шөгыльләнә. Анна - игелекле һәм кыю кыз, табиб булырга хыяллана.

 

Мариягә алты яшь ярым, әнисенең беренче ярдәмчесе. Яше кечкенә булуга карамастан, искиткеч хуҗабикә, кайда һәм нәрсә ятканын белә, өйдә тәртип саклый.

 

Гликерия - Изге Лука Крымскийга догалар укып тудырылган бала, чөнки табиблар сәламәт бала туу шансы юк дигәннәр. Гликерия - тирә-юньдәге бар тереклекне яратырга сәләтле гаҗәеп кыз. Ул бары тик бер генә яшьлек сеңлесе Пелагея өчен менә дигән апа.

 

Ирина тирә-юньдәге тынычлыкны, ышанычны, шатлыкны тулыландыручы хатын-кыз көченә ия зат. Ирина кебек әниләр җәмгыятебезнең горурлыгы һәм бизәге, яшь буын өчен үрнәк булып торалар.

 

Светлана КОТЛЫЕВА

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International