Атна саен үткәрелә торган эшлекле киңәшмәдә ТР буенча Суд приставлары хезмәтенең Ютазы бүлеге суд приставы - башкаручысы Дмитрий Глухов 2021 елның 10 ае эчендә бүлекнең төп эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Хисап чорында приставлар бурычлы кешеләрдән 135 945 мең сумнан артык акча түләттергән.
2021 елда приставлар тарафыннан кылынган башкару эшләре нәтиҗәсендә барлыгы 151 275 мең сумлык 4851 башкару производствосы туктатылган.
Дмитрий Михайлович билгеләп үткәнчә, алимент түләттерү турында 196 башкарма производстводан бүген 1 179 мең сумга 122 башкару производствосы тәмамланган. 2021 елның 1 ноябренә 13 093 мең сум суммага 90 башкару производствосы тәшкил итә), 41 бурычлы кеше милкенә арест салынган.