Ютазы талантларына атказанган мәдәният хезмәткәрләре, артистлар һәм лауреатлар мастер-класслар күрсәтте

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Хореография, вокал һәм башка коллективларның яшь катнашучыларына һәм җитәкчеләренә мэтрлардан блиц-белем алу мөмкинлеге туды.

 

Безнең районга эш визиты белән килгән Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте лауреаты, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, актриса, җырчы, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Радость моя» (Мәскәү) балалар гаилә телеканалының режиссеры Дмитрий Платонов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, күп тапкырлар халыкара заманча хореография конкурсларында Гран-при ияләре, «Дорога и города» бию театры студиясе җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар килде.

Район мәдәният йортында үз эшләренең осталары авыл җирлекләре мәдәният йортлары хезмәткәрләренә, иҗат коллективлары җитәкчеләренә һәм, әлбәттә инде, яшь талантларга мастер-класслар үткәрделәр. Педагоглар өч юнәлеш - хореография, конферанс һәм вокал юнәлешләре буенча бүленеп, үз һөнәрләренең серләренә, осталыкка өйрәттеләр. Бу эшнең максаты - сәләтле баланы дөрес юнәлешкә җибәрү, алга таба абруйлы конкурсларда катнашу һәм лаеклы урын алу өчен ярдәм итү.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Казан осталарына вакытларын кызганмыйча килүләре, Ютазы районының үсеп килүче буынына җитди мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм менә дигән итеп уздырган мастер-класслары, югары һөнәри осталыклары һәм уникаль авторлык табышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Роза Әхмәдиева

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International