ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан #ЖильёМолодымРТ турыдан-туры эфиры узачак

2021 елның 26 ноябре, җомга

Яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә Татарстан Республикасында гамәлдә булган торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә 17 сәгать 15 минутта #ЖильёМолодымРТ турыдан-туры эфиры үткәрелә.

 

Турыдан-туры эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) «ДОМ.РФ» АҖ («Ташламалы ипотека» 7% ка кадәр), «Гаилә ипотекасы» (6% ка кадәр), «Авыл ипотекасы» (3% ка кадәр) торак проектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының ташламалы шартларында яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен учетка кую процедурасын гадиләштерү һәм цифрлаштыруны гамәлгә ашыру перспективалары тәкъдим ителәчәк.

 

Ютазы районында #ЖильёМолодымРТ турыдан-туры эфиры мәйданчыгы итеп Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залы билгеләнде, ул Ютазы районы, Урыссу штп, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International