Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2021 елның 29 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларның аерым участокларында көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Автомобиль йөртүчеләргә:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык урнашуны үзгәртүләрдән, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк;
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кинәт тормоз тотуларлан сакланырга, кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күренүчәнлек начар һәм юл өсте тайгак булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Транспорт юлын аркылы чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдалану мөһим;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юл аркылы йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Томанда:
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч
тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга,
кинәт тормоз тотудан сакланыргакирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;
3. Машиналар йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын гына файдаланырга кирәк;
4. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдыннан узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күренүчәнлек дәрәҗәсендәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Кадерле әниләр!
28 ноябрь 2021 ел., якшәмбе