Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучыларының гамәли-юнәлешле семинары узды

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

26 ноябрь көнне Урыссуның 2 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Яңа буын белем бирүнең федераль стандартлары шартларында рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият дәресләренең предмет нәтиҗәсе һәм аңа ирешү юллары" дигән темага гамәли-ориентлашкан семинар булып узды.

Семинарда катнашучыларны «Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Абрамов Сергей Александрович, Урыссудагы 2 санлы мәктәп директоры Якимова Нина Викторовна сәламләде. 3 нче сыйныфта туган тел дәресе (укытучы Йосыпова Р.Р.) укучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә, бер-берсе белән татар телендә аралаша белүгә өйрәтүгә юнәлтелде. Дәрес барышында балалар бер-берләренең сорауларына җавап бирделәр, тормыш вазгыятьләре белән бәйле җөмләләр төзеделәр. Дәрес ахырында Хәйдәрова Р.З. балаларның Яңа материалны үзләштерүләрен тагын бер кат тикшерде һәм аларның яңа төшенчәләрне аңлаулары һәм аларны бер-берсе белән аралашуда куллана белүләре күңелле булды.

Алга таба Роза Зәкиевна укытучылар алдында чыгыш ясады, татар телен укыту методикасы буенча теоретик һәм практик материал бирде, коммуникатив укыту технологиясе буенча видеодәресләрне анализлады.

Семинар нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Соңыннан кунакларга «Үги кыз» спектакле тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International