"Идел" яшьләр үзәгендә "Игелекле Татарстан" иреклеләрнең (волонтерларның) йомгаклау республика форумы узды

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Теләсә кайсы волонтерлык хәрәкәтенең нигезендә  дөньяның үзе кебек борынгы  принцип ята: үзеңне кеше итеп хис итәсең килсә - башкаларга ярдәм ит!

Волонтерлык, нигездә, намус һәм кешеләр теләге эше.

📌 2021 елның 23-26 ноябрендә "Идел" яшьләр үзәгендә "Игелекле Татарстан" иреклеләренең (волонтерларының) йомгаклау республика форумы узды.

📌 Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, "Татарстан Республикасы иреклеләренең мәгълүмат-ресурс үзәге" АКБО.

Анда узып баручы 2021 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2022 елга яңа, кызыклы проектлар билгеләнде.

Форумда катнашучылар арасында "Балалар иҗат үзәге" методисты Корбангалиева Г.И. һәм "Урыссу гимназиясе" МББУ укучылары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International