Азнакай шәһәрендә СССР Кораллы Көчләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган XXXI турнир 26 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр үткәрелде.
Матчларны һәм иптәшләрчә очрашуларны исәпкә алмыйча, йөздән артык спортчы рәсми турнирда катнашырга теләк белдергән иде. Урыссу командасы башта әлеге турнирда катнашу өчен алты спортчыны юнәлтте. Әмма чара башлану алдыннан бер көн алдан Низаметдинов Саянның температурасы күтәрелде һәм бу аңа чыгыш ясарга комачаулады.
Адель һәм Арсен Фаздаловлар, ярымфинал бәйгеләрендә лаеклы җиңү яулаган спортчылар, финал алдыннан үзен сиздергән авыру сәбәпле, турнирдан төшеп калырга мәҗбүр булдылар.
Бары тик Фәйзрахманов Ильяс һәм Рузиматов Артур гына финалда чыгыш ясый алдылар һәм алтын яуладылар.
Безнең спортчыларга менә шундый тыйнак нәтиҗәләр бүләк булды.
Рузиматов Артур - алтын яулады.
Фәйзрахманов Ильяс – алтын яулады.
Фаздалов Адель – көмешкә лаек булды.
Фаздалов Арсен – көмеш медальгә лаек булды.
Хәкимов Тимур – БРОНЗА медаль алды.
Турнир тәмамланганнан соң берничә тренер спарингка кунакка килергә теләк белдерде (димәк, өйрәнерлек нәрсәләр бар 😉 ).
Рифкать Мөхәммәтшинга тренерлык процессында шундый яхшы нәтиҗәләр бирерлек фидакарьлеге өчен зур рәхмәт белдерәбез.