Әлеге исем астында Яңа ел темасына игълан ителгән балалар бәйгесе сәләтле балаларны эзләүне дәвам итә. Урыссу үзәк район хастаханәсе тарафыннан оештырылган сурәтләр бәйгесенә төсле каләмнәр, акварель буяулар, пластилин һәм башка төрле материал файдаланып иҗат ителгән кул эшләре кабул ителә. Улыгыз яки кызыгыз ясаган сурәтне кысага куярга онытмагыз. Чөнки иң матур кул эшләреннән балалар поликлиникасында күргәзмә оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез: бәйге өч яшь төркемендә узачак: 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр; 7 яшьтән алып 9 яшькә кадәр; 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәр. Рәсемнәрне балалар поликлиникасына алып килергә кирәк, баланың исем-фамилиясен һәм яшен күрсәтергә онытмагыз.
Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү Яңа ел алдыннан, 20 декабрьдә башланачак. Һәм, әлбәттә, әлеге шатлыклы уңайдан очрашу Кыш бабайның үзе янында узачак.