Урыссудагы 3 санлы мәктәп педагогы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, югары сыйныф укучылары (8-11) һәм район мәктәпләре укытучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашалар. Быел олимпиада сигезенче тапкыр узды. Катнашучылар саны елдан-ел арта. 2019 елда 399 укучы катнашса, 2020 елда - 336 кеше, ә 2021 елда – 508 мәктәп укучысы.
Әйтик, 2021 елда Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Никита Асафьев икенче дәрәҗә дипломга лаек булды (укытучы Рөстәм Нигъмәтуллин). Быел да укытучы Нигъмәтуллин ярдәме белән өченче мәктәп укучылары югары активлык күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән Рөстәм Нигъмәтуллинга «Татарстан Республикасында кулланучылар белем алу системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хатын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Габдрахманова тапшырды.