Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2021 елның 1 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:
төнлә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә секундына 16-21 метр тизлектә;
- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.