Аңа 90 яшь биреп булмый. Шул ук вакытта аның гомер юлын аяз күкле, болытсыз гына узган дип әйтеп булмый. Баулы районы Кызыл Яр авылында туган кыз җиде яшьтән ятим кала. Аны тутасы тәрбияли. Аңлашыла ки, өлкәннәр колхоз эшләрендә югалганда, балалар өйдә хуҗалык эшләрен башкара. Кечкенә Фәһимә дә йортта тутасының беренче ярдәмчесе була. Кыз кыр эшләре белән дә ишетеп кенә таныш булмый. Мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлагач, җирле колхозга эшкә урнаша. Басудан элеваторга ашлык ташый, сарыкчылыкта да эшкә җәлеп ителә.
Көрәш-Бүләккә ул кияүгә чыккач күченә. Биредә эшләп килүче колхозда Шиһапова күп еллар сыер савучы, бозау караучы булып хезмәт куя. Пенсионер буларак та, ул төрле тармакларда эшләвен дәвам итә, шул исәптән ашханәдә дә – колхозчыларны ашата. Аның хезмәттәше, бүген Көрәш-Бүләк авылы ветераннар советы рәисе Фәридә Гайфуллина үзенең остазы турында эчкерсез рәхмәт хисләре белән искә ала.
- Фәһимә апа - искиткеч кеше, - ди Гайфуллина. – Миңа, яшь кызга, йөкләмә бирәсе урынга, ул иртәгә йоклап ял иткәч килерсең дип әйтә ала иде. Ә үзе иртә таңнан барлык эшләрне дә бетереп куя. Мин хәзер дә аның янына килергә яратам, чөнки анда – үзенә бер төрле зирәклек, киңәшләре – мөһим һәм үз вакытында. Бу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Анда мин әниемнең җылысын тоям…
Бәйрәм өстәле артында утырганда барлык сөйләшүләр дә узган гомергә әйләнеп кайтты. Ач-ялангач балачак - сугыш чоры балалары тарихының иң ачы сәхифәседер, мөгаен. Черек бәрәңге, үлән, эш көне азагына бер хезмәт кешесенә - бер кашык он - бу бөтен туклану рационы диярлек. Шулай да юбиляр болай ди:
- Авыруның нәрсә икәнен белмәдем. Эшләдем дә эшләдем. Беркайчан да больничныйда булмадым. Авырмадым. Дөрес, соңгы вакытта кан басымы күтәрелә. Әмма фельдшерыбыз әйбәт. Ул ничек ярдәм итәргә кирәклеген белә.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче кызы тантана сәбәпчесенең иртәннән үк бәлешкә итне үзе турау өчен сикереп торуын сөйли. Фәһимә апа озак вакыт дәвамында сыер асраган. Бүген дә аның йорты буш тормый – биредә сарыклар бәэлдәшә, тавыклар кыткылдый…
Улы гаиләсе белән яшәүче, мактау грамоталарына һәм медальләргә лаек булган хезмәт ветераны Фәһимова Ахун кызы Шиһапованы котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов, район ветераннар советы рәисе Владимир Петров, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Роза ИСКӘНДӘР