Финанс мәсьәләләрендә никадәр яхшы ориентлашуыгызны тикшерергә телисезме?

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетка теркәлегез, ул 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр узачак: finzachet2021.ru.

 

Быел беренче тапкыр шәхси зачетта катнашырга һәм сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә генә түгел, дуслар яки хезмәттәшләрне җыярга да, команда ярышларында көчне сынап карарга да була.

 

Инвестицияләүдән һәм мошенниклардан сакланудан тыш, сораулар түләү карталарына, кертемнәргә, кредитларга, пенсияләргә, иминиятләштерүгә, салымнарга кагыла.

 

Зачетны авырлык дәрәҗәсе буенча сайларга мөмкин — база яки алгарышлы. Һәр дәрәҗәдә утызар сорау бар, 20 һәм аннан да күбрәк сорауга дөрес җавап биргәндә, катнашучы исемле сертификат алачак.

Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International