Татарстан студентлары транспортта йөрү бәясен компенсацияләү өчен грант ала алачак

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

«Транспорт гранты уку йортының белем алу, фәнни, иҗади һәм иҗтимагый тормышында аерылып торган студентларга социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

 

Казанда түләүләр суммасы бер кешегә 11 000 сум тәшкил итә, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Алабугада -10 000 сум, ә калган муниципаль районнарда - 8 000 сум.

 

Грант конкурс нигезендә бирелә. Түләүләрне чит ил студентлары да ала алачак. Катнашу өчен http://transport.stop grant.ru/#/login/ сайтында гариза калдырырга кирәк. 

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International