Вакцинация турында сертификаты булган кешеләр тәбикмәк белән сыйлана ала.
Кыш Бабай резиденциясе 4 декабрьдән кышкы сезонны ача, дип хәбәр ителә «Могҗизалар урманы” паркының Instagram рәсми акканутында.
Кыш Бабай резиденциясенә керү өчен ковидка каршы вакцинация турында QR-код яки медотвод турында белешмә күрсәтү таләп ителәчәк.
Шул ук вакытта парк территориясенә керү өчен вакцинация турында документлар кирәкми. Биредә кунакларны күңел ачу чаралары, тәбикмәк белән сыйлау һәм башка шатлыклы мизгелләр көтә.
Фото: Instagram tatar.moroz