Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасында 2021 елның 1 декабрендә көндез һәм кич урыны белән 500 м һәм аннан да кимрәк күренүчәнлек белән томан саклана.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томан араны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тоткарлыклардан котылырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр педаль тормозына басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк. Туманда хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, саклык, уяулык мөһим.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.