СПИД – һәрвакыт уяу

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елда Ютазы районында ВИЧ-инфекцияле бер кеше исәпкә куелган. Урыссу үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Эльмира Ситдыйкова сүзләренә караганда, бу яхшы күрсәткеч һәм ул безнең муниципаль берәмлектә бу юнәлештә эпидемиологик вәзгыятьнең чагыштырмача имин булуы турында сөйли.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу көн 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителә. СПИДка каршы көрәш программасының максаты – җир йөзендә яши торган халыкның әлеге куркыныч авыру турында, аны тарату һәм кисәтү ысуллары, дәвалау мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыру.
Ютазы районы буенча барлыгы 47 ВИЧ-инфекцияле исәптә тора. Шулардан 37 кеше дәвалану уза. Урыссу үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар кабинетыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ-инфекция диагнозы куелган ике бала яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International