Авыл медицина оешмалары тулы кыйммәтле тормыш белән яши

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова һәм оештыру-методик кабинетының өлкән фельдшеры Мәйсәрә Рахмаева моның шулай булуына кичә уздырган объезд вакытында тагын бер кат инандылар.
Әбсәләм, Димтамак, Кәрәкәшле, Урал, Алма-Ата, Яссытугай фельдшер-акушерлык пунктларында, Ютазы табиблык амбулаториясендә медицина хезмәткәрләре пациентларны кабул итә, процедуралар уздыра, шулай ук алар ковидтан вакцина ясауны дәвам итә.
Моннан тыш һәр медицина объектында якынлашып килүче Яңа ел рухы яши – тәрәзәләр төшерелгән бәйрәмчә сурәтләрдән, төрле төсле гирляндалардан балкып тора, бизәлгән ясалма чыршыларга карап, балачактагы кебек күңел сөенә.
Димәк, тормыш дәвам итә. Киләчәккә якты өмет-хыялларны бернинди дә борчу-мәшәкатьләр сындыра алмый. Бары тик яшәү һәм иҗат итү теләге генә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International