Тамара Биркинаның (кыз чагында - Поповченко) куллары чын мәгънәсендә тылсымлы: ул - шәфкать туташы, массажчы, физиотерапевт буларак район халкының бер генә буынына ярдәм итмәгән.
82 яшьлек Тамара Николаевнаның балачагы һәм үсмерлек чоры Ютазы авылы белән бәйле. Биредә әнисенең әти-әнисе йортында аларның гаиләсе сугышка кадәр яши. Әбисе янына ул үзе 1942 елда кичергән полиомиелиттан соң кайта. Нәкъ менә шушы вирус өч яшьлек кызны ДЦПга китергән.
- Ул елларда прививкалар ясалмады әле, - ди Тамара Николаевна. - Шуңа күрә полиовирус эләктерү җиңел була. Мин балачакта операция кичердем, ул, гомумән алганда, берничек тә ярдәм итмәде. Зарарланган терәк-хәрәкәт аппараты функцияләрен яңадан торгызып булмый. Ә үз гомеремдә җиде тапкыр операция ясатырга туры килде. Шуңа күрә бу авыру - минем мәңгелек “тормыш юлдашым”.
Тамара Поповченко - җиде баланың иң өлкәне була. Әтисе Бөек Ватан сугышы башлану белән фашистлар белән сугышка китә. Полтава янында яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан фронтка китә. Аның хезмәте җиңүдән соң да дәвам итә: 1946 нчы елга кадәр Поповченколар гаиләсенә Порт-Артурда яшәргә туры килә. 1947 елның апрелендә гаилә Урыссу бистәсенә күчеп кайта. Гаилә башлыгы Техснабта механик булып эшли, аннан ГРЭСта хезмәт куя (станциянең барлык бакчалары да аның тарафыннан бүленгән). Кызга авыр булуын аңлап, әбисе оныгына аның янында яшәргә тәкъдим итә. Ютазы мәктәбендә Биркина гел бишлегә генә укый. 1956 елда ул Бөгелмә медучилищесына укырга керә. Инде Урыссу поликлиникасында эшләгәндә, Урыссу хастаханәсе баш табибы Нуриман Мифтахов Тамарага Казанда өч айлык квалификация күтәрү курсларын узарга тәкъдим итә, бу исә дәвалау физкультурасы белгече һәм массажчы булып эшләргә хокук бирә.
- Риза булдым, - ди Тамара Николаевна. – Әмма бу бик авыр бирелде. Мин бит мөмкинлекләре чикләнгән кеше идем. Ә монда фатирда яшәдем, уку урынына кадәр җәмәгать транспортында йөрдем. Урыссуга кайткач һәм бу юнәлештә эшли башлагач, хәбәр килеп иреште: безгә Красноярск краеннан хәрби хезмәткәр – Баулы районының Кызыл Яр авылында туып-үскән хәрбине китергәннәр икән. Бу 1959 елның апрель ае иде. Әлеге солдат – булачак танылган татар шагыйре Фәнис Яруллин иде. Билгеле булганча, турниктан егылып, аның умыртка баганасына зыян килгән һәм аның гәүдәсенең түбән өлеше еллар дәвамында хәрәкәтсез калган. Мин аның белән бик озак шөгыльләндем. 1962 нче елда, чираттагы операциядән соң Бәкер шифаханәсендә тернәкләнү узганда, мин Яруллин белән кабат очраштым. Анда да мин аңа массаж ясадым. Үзенең шундый авыр хәленә карамастан, ул искиткеч нык ихтыярлы кеше иде.
Алга таба хикәятебез каһарманы тагын бер квалификацияне күтәрү курслары уза. 1960 елдан бирле физкабинетның шәфкать туташы булып эшли, шуннан пенсиягә дә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы - 41 ел. Тамара Николаевна ир хатыны булу бәхетен дә кичерә. Дөрес, аның гаилә тормышы хезмәт юлы кебек озын булмый. Николай Филлипович Биркин авыр производство травмасы ала, өстәвенә, онкология дә үзе турында белгертә. Тамара Николаевна ике ел авыру ирен карый. Ире, аның хәтерендә, сүзе белән дә, гамәле белән дә аны рәнҗетми торган әйбәт кеше булып калган. Аллаһы Тәгалә аларга балалар бирмәгән. Әмма аның янында һәрвакыт ярдәм итәргә әзер яхшы кешеләр була.