Район җитәкчелегенең Урыссу үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашуы барышында иң яхшыларның иң яхшыларына медальләр тапшырылды.
Гадәттәгечә, җыен башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул төп чараларга – республика программаларын тормышка ашыру, къпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, Урыссу башлангыч мәктәбен ачуга, Парклар һәм скверлар төзүгә тукталды. Тиз көннәрдә Подгорныйда балалар бакчасы ачылачак, ул авария хәлендәге бинадан мәктәп базасына күчерелгән. Декабрь урталарында Бәйрәкәдә мәдәният йортын ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла.
Хастаханәнең баш табибы Светлана Шакирова район җитәкчелегенең игътибарын хастаханә территориясенә кергән машина йөртүчеләргә йогынты чараларын күрү кирәклегенә юнәлтте. Еш кына мондый парковка ашыгыч ярдәм машинасына пандуска керергә мөмкинлек бирми.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллинның районга компьютер томографы бүлеп бирүне сорап, район җитәкчелегенең республика Хөкүмәтенә чыгуын игълан итүе дә күңелле хәбәр булды. Залдан кайбер сорауларга җавап биргәннән соң, район башлыгы эшләрендә аерылып торган медицина хезмәткәрләренә юбилей медальләре тапшырды.