Типовой уставны куллану өстенлекләре

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы чыгарылуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында яңа оештырыла торган һәм гамәлдә булган типовой уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.

Типовой уставларны куллануның төп өстенлекләре:

- җәмгыять уставын төзегәндә һәм раслаганда, аны рәсмиләштерү өчен вакытны экономияләү;

- җәмгыятьнең исемен, урнашу урынын һәм устав капиталы күләмен үзгәрткәч, уставка үзгәрешләр кертелми;

- типовой устав теркәү органына тапшырылмый;

- җәмгыятьнең үз уставыннан типлаштырылган уставка күчүе очрагында, дәүләт пошлинасы түләнми.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында аеруча сезгә туры килгән уставны сайларга мөмкинлек биргән «Выбор типового устава” (https://service.nalog.ru/statute/) сервисы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International