Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Урдалы-Тауга экскурсия
2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында шушы көннәрдә Акбаш мәктәбенең сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары авылның көнбатышында урнашкан Урдалы-Тауда булдылар.
Укучыларның кызыксынуын әлеге җирнең үсемлекләр дөньясы гына түгел, ә хайваннар дөньясы да җәлеп итте. Бигрәк тә алар суыр ояларын кызыксыну белән карадылар. Суырлар-тиеннәр семьялыгының иң эре вәкилләре. Үлән арасында качкан кәлтәләр дә читтә калмады. Акбаш мәктәбенең биология фәне укытучысы Җ. Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, әлеге бай табигый урын 1968 елны Казан шәһәреннән килгән Геоботаник экспедиция вәкилләре тарафыннан табылган. Бу экспедициянең әйдәүчесе М. Марков.
- Олы яшьтәге авыл яшәүчеләренең сүзләренә караганда, Акбаш авылы 300 ел элек барлыкка килгән. Урдалы-Тауның тау битләре нарат урманы белән капланган булган. Монда дала-болын өчен хас булган 76 төр, ташлы далаларда үсә торган 19 төр, һәм нарат урманнарына хас тугыз төр үсемлек үсүе ачыкланган. Язгы адонис, кыргый кишер, бик матур кылган – бу әле Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең кайберләре генә, - дип сөйләде укытучы үз тәрбияләнүчеләренә.
Шуны да искәртергә кирәк, үсемлекләр арасында юкка чыгып баручы, яисә бөтенләй югалу куркынычы янаганнары да очрый.
Сүз уңаеннан:
Әлеге далалы сөзәклекнең уникальлеге шунда, 1972 елның 19 маенда ТАССРның министрлар советы карары белән ул табигать һәйкәле итеп табылган. Исегезгә төшерәбез, безнең районда шундый табигый һәйкәлләр дүртәү: Урдалы-Тау, икенче төрле аны Марков тау бите дип тә йөртәләр, һәм өч – Ык, Димскәй һәм Ютазы елгалары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз