Гаиләләрендә шатлыклы вакыйга булган пар - Подгорный бистәсеннән Фәрһад һәм Ралина Әхмәтшиннарны район җитәкчелеге котлады.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, игезәкләрнең икеләтә шатлык кына түгел, икеләтә кайгырту булуын да ассызыклады. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырып, тагын өч елдан соң очрашырга теләк белдерде.
Гаилә башлыгы эшчәнлегенең төре - шәхси эшмәкәр, ә менә хатынының һөнәре безнең өчен шактый гадәти түгел, Ралина - «Смартавиа» авиакомпаниясенең бортпроводнигы.
- Сезнең сабыйларыгыз күпмелек? – дип яшь әнигә сорау бирәм.
- Ике ай да юк.
- Тынгысызлармы?
- Юк, тамаклары тук булса һәм аларны бернәрсә дә борчымаса, еламыйлар, - ди әти кеше.
Балалар тыныч кына әти-әниләре кулында мышнап йоклыйлар, ә үзләре тирәсендәге ыгы-зыгыны, фотога төшерүләрен күрмиләр иде.
Гадәттәгечә, Әхмәтшиннар гаиләсен Баулы һәм Ютазы районнары буенча Юл хәрәкәте иминлеге фонды директоры Рәзидә Игнатьева котлады. ЮХИДИ линиясе буенча тантана сәбәпчеләренә автокреслолар тапшырылды. Куркынычсыз хәрәкәт итү өчен.
Чараны алып баручы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова гаиләнең загс бүлегендә теркәлүен, ә соңыннан балалар белән тулылануын билгеләп үтте. Гомумән алганда, тормышта тагын да мөһимрәк вакыйга бар микән! Бу сүзләр белән килешмәү авыр.