Подгорный бистәсендәге элеккеге балалар бакчасының бинасы алга таба эшләү өчен яраксыз дип табылган иде.
Район җитәкчелеге гомуми белем бирү мәктәбенең бер ягын балалар бакчасы өчен бүлеп бирергә һәм аны ремонтларга дигән карар кабул итте. Бу эштә «Татнефть» ГАҖ финанс ярдәме күрсәтте. Нәтиҗә хәтта иң таләпчән ата-аналарны да сөендерә алмый калмас. Якты, матур, чиста, җылы, барысы да яңа һәм нәниләр өчен уңайлы.
Әлеге мәктәпкәчә учреждениене капиталь ремонттан соң ачу тантанасында район һәм мәгариф җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин балалар бакчасы коллективын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм барысына да уңышлар теләде.
- Бүгенге көндә республиканың авыл балалар бакчаларында район үзәкләрендәге балалар бакчалары белән бераз хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Ягъни, авыл учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр сафын шәһәр балалары тулыландыра. Бәлки, без дә шуңа килербез.
Тәрбияләнүчеләр үзләре кечкенә генә концерт әзерләгәннәр, аннан соң барысы да эчкә үттеләр һәм бүлмәләр белән таныштылар.