2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында «Ютазы таңы» газетасы редакциясе районның авыл җирлекләре арасында «Район гәҗитен иң күп укучы авыл җирлеге» конкурсы үткәрә.
Конкурсның төп максаты - Ютазы районы халкының район газетасы, вакытлы матбугатны уку белән кызыксынуларын активлаштыру.
Без барлык район халкын конкурста актив катнашырга һәм үз җирлекләрен якларга чакырабыз!
Нәтиҗәләр 2021 елның 25 декабрендә ясалачак.
Россия Почтасы мәгълүматларына караганда, 2021 елның 1 декабренә язылу буенча Ютазы авыл җирлеге алда бара (106 данә). 2 нче урында – Бәйрәкә авыл җирлеге (79 данә). 3 нче урында – Кәрәкәшле авыл җирлеге (73 данә).