Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен тикшерергә, Бөек Ватан сугышы чорының төрле вакыйгаларын үз эченә алган сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк.
Тест Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби университет» тарафыннан эшләнгән 30 биремне үз эченә ала. Биремнәрне үтәүнең гомуми вакыты - 30 минут.
Үз белемнәреңне кдгр.рф. проектының онлайн-сайтында тикшерергә мөмкин булачак. (https://big-history.ru/).
Тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы сертификат алачак.