Ютазы районының «Гаилә барлык телләрдә» дип аталган Республика гаилә фестивалендә һәм «Нечкәбил-2021» ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсында лаеклы чыгыш ясаганы өчен Евгений һәм Ирина Абрамовларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Аяз Шәфигуллин, бүләкне тапшырганда, Абрамовлар гаиләсенә Казанда күптән гашыйк булуларын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, бу гаилә яхшы үрнәк булып торучы дүрт кыз тәрбияли – алар тәртипле, үз яшьләре буенча хезмәт сөючән. Ә ата-аналар үгет-нәсыйхәт белән түгел, ә үз үрнәкләре белән тәрбиялиләр.