Гыйльметдиновлар гаисәсе җиңү яулады

2021 елның 3 декабре, җомга

Урыссудагы 3 санлы урта мәктәп укучысы Айгиз Гыйльметдиновның гаиләсе – әтисе Марат Нурфаяз улы һәм әнисе Айгөл Равил кызы “Сәламәт гаилә – көчле Россия” Бөтенроссия спорт фестивалендә катнашты.
Урыссу үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре булып эшләүче ирле-хатынлы Гыйльметдиновлар уллары Айгиз белән әлеге фестивальнең “Күпбалалы Россия” Рекордлар китабы номинациясендә җиңү яулады.
Россиянең барлык төбәкләреннән уңышка ирешкән 98 гаиләнең дүртесе Татарстаннан. Шулар арасында безнең кечкенә генә Ютазы районыннан күпбалалы Гыйльметдиновлар гаиләсенең булуы һәм мактаулы чыгыш ясавы сәләтле якташларыбыз өчен тагын бер кат горурлык хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International