Кадерле дуслар, әйдәгез, «Талантлы Россия» Бөтенроссия конкурсы финалында катнашучы «Илһам чишмәләре» вокаль коллективыннан гүзәл һәм талантлы җырчыларыбызга һәм аларның концертмейстерына ярдәм итик.
Әлеге коллектив бөтен Россиядән иң яхшы 30 катнашучы арасына керде һәм аны конкурсны оештыручылар күреп алган, шулай ук Мәскәү шәһәреннән аларны төшерергә Ютазы районына килгәннәр иде.
Ә хәзерге вакытта https://talantrf.ru/ сайтында онлайн тавыш бирү уза ✅
Тавыш бирү өчен нибары ике гади адым ясарга кирәк:
"Музыкаль жанр" номинациясен ⃣ сайларга;
Теләсә кайсы соц.челтәрдә авторлашырга һәм үз тавышыгызны калдырырга.
Безгә сезнең ярдәмегез бик кирәк, бергәлектә - көч!