Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем. Аерым районнарда буран, бозлавык һәм томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м / с, урыны белән 17-22 м / с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 0...-3˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.