3 декабрьдә Казан шәһәрендә "Әпипә" үзешчән сәнгать коллективлары арасында Бөтенроссия татар халык биюе телевизион конкурсы узды. Конкурска бөтен Россиядән 50 коллектив тәкъдим ителгән иде һәм бары 15 коллектив кына Казан шәһәрендә 2 турга үтү хокукына лаек булды. Конкурс 18 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк үзешчән коллективлар өчен оештырылган иде. Конкурсның максаты - татар халык биюенең традицияләрен һәм мәдәниятен саклау. Безнең “Ютазы йолдызлары” коллективы үзенең "Бер егет гармун уйный" биюен тәкъдим итте һәм тамашачылар йөрәген яулады һәм "Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүче булды. Моннан да кадерлерәк җиңү булуы мөмкинме?