Каразирек урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен Инвалидлар декадасына багышланган "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" дигән класстан тыш чара узды. Чара барышында "Цветик-семицветик" мультфильмын карау һәм тикшерү оештырылды. Чараның максаты - кешеләргә шатлык бүләк итәргә, ачык йөзле, игътибарлы булырга, аралашырга өйрәнү. Чара буклет һәм плакат чыгару белән тәмамланды.
https://vk.com/public133612977