КОВИД-19ның беренче дулкынында "Без бергә" хәрәкәте активистлары тәнәфессез һәм ялларсыз азык-төлек һәм беренче әһәмияттәге тауарлар таратты

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Волонтерлар - ул олы йөрәкле һәм башкаларга ярдәм итү теләкләре шул кадәр үк зур булган затлар.

Халыкка пандемияне кичерергә табиблар гына түгел, волонтерлар да булышты – алар узып баручы елның һичшиксез геройлары булды. КОВИД-19ның беренче дулкынында "#МыВместе" хәрәкәте активистлары, аның җитәкчесе – Яшьләр эшләре бүлеге МКУ начальнигы Регина Галләмова, тәнәфесләр һәм ял көннәре белән дә исәпләшеп тормыйча, беренче әһәмияттәге азык-төлек һәм товарлар, үзизоляциядә булган өлкән яшьтәге, ялгыз һәм хәрәкәтләнү авыр булган гражданнарга дарулар тараттылар.

Бүген Ел волонтеры исемен Владимир Путин игълан итәчәк. Россия Президенты инициативасы белән безнең Ютазы районында да эшли торган Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе оештырылды. Безнең Россиядә 3 миллионга якын иреклеләр бар, тик чынлыкта алар күбрәк. Алар сукбай хайваннарны коткаралар, янгыннарны сүндерергә һәм, әлбәттә, пандемия белән көрәшергә булышалар.

Ялгызларга, өлкәннәргә, ветераннарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт...

Сезнең ярдәмнән башка авыр булыр иде, ә кайберәүләр хәтта ипи һәм даруларсыз да утырыр иде .

 

Алар безнең көчле рухлы, мәрхәмәтле йөрәкле каһарманнарыбыз, төп таянычларыбыз.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International