Татарстанда әти-әниләрне Яңа ел иртәләренә QR-код буенча кертәчәкләр

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстанда ата-аналарны яңа ел бәйрәмнәренә QR-код буенча кертәчәкләр. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без иртәдә әти яки әнинең берсе генә катнашуын киңәш итәбез. Һәм, һичшиксез, элек күчерелгән авыруның һәм вакцинация турында QR-кодның вакыты алты айдан да артык булмаска тиеш", - дип билгеләп үтте спикер. Ә менә алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе балалар иртәләренә йөрергә киңәш итми. Бу төркемгә йөрмәгән гаилә балаларына, аниматорлар кебек үк, керергә рөхсәт ителмәячәк. Шул ук вакытта бәйрәм вакытында вируска каршы барлык чаралар да үтәлгән булырга тиеш — һәр кешенең шәхси саклану битлекләре булуы һәм социаль дистанцияне исәпкә алып утырту зарур. Шулай ук Авдонина Яңа ел чаралары буенча тулырак мәгълүмат 10 декабрьдән дә иртәрәк булмаячак, дип белдерде.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International